Мәңгелек геройлар турында… (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә Ватан Геройлары атналыгы кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны, батырлык өчен орден һәм медальләр кавалеры Габдулла Сафа улы Сафинның йөз еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. 

О героях былых времен
IMG_2941
IMG_2936
IMG_2939
IMG_2950
IMG-20221212-WA0026
IMG-20221212-WA0024
IMG-20221212-WA0025

Г. Сафин тумышы белән Мамадыш районыннан, 1922 елгы. Ул елгы солдатларның Икенче Бөтендөнья сугышыннан бары тик өч проценты гына кире әйләнеп кайткан. Алар арасында шагыйрь, тәрҗемәче, туган якны өйрәнүче Мансур Сафинның әтисе дә бар. Ул очрашуга килгән кунакларга солдатның батырлыклары, сугышта катнашуы, алган бүләкләре турында сөйләде. Язучы ветеранның шәхси костюмы белән таныштырды, медальләре турында тулырак мәгълүмат бирде. Шулай ук ул шәхси архивындагы уникаль экспонатларны тәкъдим итте. Сугыш булган урыннарда табылган снарядлар, гильзалар, тимер кисәкләре тамашачылар игътибарын җәлеп итте.

Кичәдә ветеран балалары – Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Билал Каниев, Гөлфинур Сафина, Фәнис Нуретдинов та катнашты. Чара композитор, автор-башкаручы Людмила Ткачук башкаруында М.Сафин сүзләренә язылган «Отхохочут годы, отклокочут…», «Тарловка» җырлары белән үрелеп барды. Шулай ук шагыйрьнең ветеран әтисенә багышланган поэмасыннан өзекләр укылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: